Казан "Җир Сәгате Башкаласы" исеменә көч сынашачак. Теләге булган һәркем газиз каласына теләктәшлек белдерә ала

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Россия шәһәрләре арасында "Җир Сәгате" акциясе башкаласы исеменә конкурс игълан ителде. Махсус бүләк – шәһәр исеме чокып ясалган кубокның отучысын һәм иясен халык үзе билгеләргә ярдәм итәчәк.

Татарстан башкаласына булышлык күрсәтү һәм акциядә катнашуны раслау өчен казанлыларга түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: 

- акция картасында http://60.wwf.ru/#map-world үзеңнең урнашкан урынны билгеләргә;

- дусларга һәм таныш-белешләргә шундый ук гамәлләр башкаруны тәкъдим итәргә;

- социаль челтәрләрдә бергәлекләр оештырырга һәм Казан халкына конкурс хакында җиткерергә.

Җиңүчене сайлаганда шәһәр картасында үзен билгеләгән кешеләр саны һәм халык исәбе исәпкә алыначак. Конкурска 29 март көнне йомгак ясалачак.

Быел "Җир Сәгате" акциясе 24 март көнне 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр узачак. Барлык хакимият органнары, предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитәкчеләре, шулай ук республикада яшәүчеләр биналарның архитектура-декоратив яктырткычларын, торак урыннарның утларын, гражданнарның яшәеш иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган электр җайланмаларын бер сәгатькә сүндереп торачак, шулай ук электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны да күрәчәк. "Җир Сәгате-2018" акциясе "Табигать өчен тавыш бир" шигаре белән узачак. Акция кысаларында тыюлыкларны яклап чыгыш ясарга, "яшел энергетика"ның, чүпне аралап җыюның һәм калдыклар эшкәртүнең үтемлелеге өчен "тавыш бирергә" мөмкин булачак (http://60.wwf.ru/#2050). 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International