Татарстан башкаласында "Эко-төн" узды

2018 елның 2 марты, җомга

Төнге популяр лекцияләр, интерактив зоналар, экология дәресләре, интеллектуаль уеннар һәм мастер-класслар. Бу чаралар бүген Казан федераль университетында бер темага берләштерелде – әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланды. Татарстан башкаласында "Эко-төн" узды. Әлеге чарада йөзләрчә мәктәп укучысы, студентлар, мөгаллимнәр һәм теләге булган һәркем катнашты. Кунаклар иң яңа эко-технологияләр, фәнни-популяр әдәбият, "Нуль калдык" стенды, Зоология музее экспонатлары белән танышты. Нинди файдалы ЭКОгадәтләрнең булуы, "калдык" белән "икенчел чимал"ның бер-берсеннән нәрсәсе белән аерылып торуы һәм экология белән сәнгатьнең үзара ни рәвешле бәйләнгәнлеге турында чарада катнашучылар фәнни дәресләр барышында белде, аларны университетның әйдәп баручы галимнәре, Казан һәм Мәскәү экология оешмалары җитәкчеләре, ЭКОтуристлар һәм башка кызыклы лекторлар уздырды. Ә табигатьнең яшь белгечләре интеллектуаль ярышларда, "Эко-МАНТЫЙКЫЙ!" мультилингваль викторинасында, химик-экологик квест барышында үзләренең әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге белемнәрен күрсәтә алды.

"Эко-төн" чарасын оештыручылар билгеләп узганча, чара бер мәйданда төрле-төрле күпләгән активны берләштерде: Россиянең барлык почмакларыннан әйдәп баручы тикшерүчеләрдән белем бирү лекцияләре, акыллы интерактивлар, манзаралы күңел ачулар, заманча укытулар һәм фикердәшләр белән танышулар. Алар сүзләренә караганда, "Эко-төн" Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "КФУда PROФән" мәгариф проекты кысаларында уза һәм мәгариф интенсивларының уникаль форматы булып тора. 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International