Икеләтелгән күләмдә штраф. Табигать саклау законнарын бозган өчен Лениногорск предприятиесе 1,4 миллион сум түләячәк

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

700 мең сум күләмендәге административ штрафны вакытында түләмәү һәм җирләрне рекультивацияләмәү. Экологларның таләпләренә битарафлык күрсәтү Лениногорск предприятиесе өчен икеләтелгән күләмдәге штраф белән тәмамланды. Элегрәк Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары әлеге оешма территориясендә санкцияләнмәгән чүплек урынын ачыклады. Төзелеш материаллары калдыклары 5400 кв. м. артык мәйданда туфракка урнаштырылган иде. Моннан тыш, компаниянең агынты суларны да җирлек рельефына чыгаруы, соңыннан бу суның Исемсез һәм Бурсык елгаларына эләгүе теркәлде. Алынган пробаларга ясалган анализ күрсәткәнчә, агынты суда чик дәрәҗә мөмкин булган кушылмаларның күрсәткечләре нормадан артык. Ачыкланган бозу очракларының барысы буенча да Көньяк-Көнчыгыш идарә инспекторлары административ беркетмәләр төзеде, – түбәндәге статьялар буенча:

- РФ КоАП 8.1 ст. ("Шәһәр төзү эшчәнлеген башкарганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яки башка төр объектларны эксплуатацияләгәндә экология таләпләрен үтәмәү"),

- РФ КоАП 8.2 ст. ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү"),

РФ КоАП 8.42 ст. 1 өл. ("Су объектының яр буе яклагыч полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек чикләмәләрен бозып файдалану").

Экологлар Лениногорск оешмасына ачыкланган бозуларны 30 көндә бетерү турында йогынты акты тапшырды. Хокук бозучы чүплекне рекультивацияләмәгән һәм штрафны түләмәгән, нәтиҗәдә РФ КоАП 8.7 ст. ("Җирләрне рекультивацияләү буенча бурычларны, җирләрне яхшырту һәм туфракларны саклау буенча зарури чараларны үтәмәү") һәм РФ КоАП 20.25 ст. буенча ("Административ җәзаны үтәүдән читләшү") җаваплылыкка тартылды. Әлеге оешма хәзер 1,4 миллион сум күләмендә административ штраф түләячәк.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International