Питрәч районында пычрак кар массалары. ҮТИ инспекторлары гаепле затларны ачыклады

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

2500 м2 пычрак кар. Юллардан җыелган кар чүплеген Питрәч районында яшәүчеләр ачыклаган. Бу хәлнең шартларын ачыклау максаты белән экологлар әлеге урынга юл тотты. Алынган пробаларда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре авыр металл, реагент һәм нефть продуктлары булуын теркәде. Инспекторлар ачыклаганча, кар составында ачыкланган пычратучы матдәләр нык куркыныч. Эрегән вакытта алар туфракка, ә соңыннан җир асты һәм җир өсте суларына эләгергә мөмкин. Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен хокук бозучы затлар РФ КоАП 8.2 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Идарәче компаниягә штраф яный.

Исегезгә төшерик, гражданнарга җайлы булсын өчен Татарстанда Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалануны чикләү, сулыкка, туфракка пычратучы матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату) турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International