Татарстанның Экология министрлыгы командасы "Россия чаңгы юллары-2018" ярышларында катнашты

2018 елның 10 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы командасы "Россия чаңгы юллары-2018" XXXVI ачык россиякүләм чаңгы чабышларында һәм "Татарстан чаңгы юллары-2018" республика  ярышларында көч сынашты. Спорт чарасы Казанның өч ноктасында узды: Совет, Идел буе һәм Вахитов районнары өчен Таулар-Әмәт тавы урман-паркында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өчен Казансу елгасы үзәнендәге Гаврилов урамы буенча. "Россия чаңгы юллары-2018" чарасы өчен Юдино поселогындагы "Локомотив" стадионы төп мәйданга әверелде, Экология министрлыгы хезмәткәрләре шунда старт алды.

Беренче чабышта чаңгы юлларына республика һәм шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасы экология министры урынбасары - әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров басты. 2 чакрымлы дистанцияне узып, ул чаңгы юлларының да, һава торышының да спорт бәйрәменә туры килүен билгеләп узды. Экология министрлыгы хезмәткәрләре "Россия чаңгы юллары" акциясендә катнашуның ведомствода гореф-гадәткә әйләнүен искәртте. Мондый чаралар коллективка вакытны бергәләп һәм саф һавада актив рәвештә уздырырга ярдәм итә.

"Россия чаңгы юллары" ел саен 1982 елдан башлап үткәрелә һәм һәрвакытта да кышкы зур бәйрәмгә әверелә. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Казанда россиякүләм чаңгы ярышлары 14 нче мәртәбә узды (2005 елдан башлап).

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International