2 февраль – Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көне. Нәкъ шушы көнне 1971 елда Рамсар шәһәрендә (Иран), барлык дөньяда тотрыклы үсешкә ирешү чарасы буларак, сулык-сазлык биләмәләрен саклау һәм рациональ файдалану максаты белән Сулык-сазлык биләмәләре турында конвенция имзалана. Шул вакыттан бирле документ Рамсар конвенциясе атамасын йөртә.
1971 елда Рамсар конвенциясенә 18 дәүләт кул куя, ә 2000 елда алар 119 җитә, хәзерге вакытта исә конвенциягә 169 дәүләт кушылган. Исемлеккә кертелгән Рамсар биләмәләренең гомуми саны – гомуми мәйданы 215 миллион гектар тәшкил итүче 2250 биләмә. Россия Федерациясе территориясендә 35 сулык-сазлык биләмәсе турында әйтелде, аларның мәйданы 10,7 миллион гектар тәшкил итә. Әлеге территориядә август аена 10 миллион тирәсе су кошы туплана, бу исә Россиядәге популяцияләрнең 12%ын тәшкил итә.
Рамсар конвенциясенең Перспективалы исемлегенә (халыкара әһәмияткә ия булган сулык-сазлык биләмәләренең "Яшерен исемлеге") Татарстан Республикасының да түбәндәге сулык-сазлык биләмәләре кертелгән:
- Ык һәм Агыйдел елгаларының тамак өлешендәге Түбән Кама сусаклагычы,
- Болгар шәһәре тирәсендә Куйбышев сусаклагычы.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте