Түбән Кама укучылары батарейка җыю буенча акция уздырды

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Батарейка тапшырып, табигатькә ярдәм ит. Түбән Кама шәһәренең 31 нче гимназиясендә укучылар куркыныч калдыкларны җыю буенча экологик акция уздырды. Гыйнварның өченче декадасы кысаларында мәктәп укучылары 10 кило яраксыз батарейка җыйды һәм утильләштерү өчен тапшырды. "Яшел" инициативаны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре дә хуплады. Алар укучылар өчен калдыкларны утильләштерү буенча тематик очрашу уздырды: "Бармакчалы бер батарейкада күпсанлы куркыныч матдә (магний, терекөмеш, аккургаш, кургаш, никель, цинк, кадмий) бар, алар таркалган очракта туфракны яисә суны, тере организмнарны зарарларга мөмкин. Калдыкларны аралап җыю – табигатькә сакчыл караш методларының берсе. Безнең өчен үсеп килүче яшь буынның әйләнә-тирәлекне кайгыртуы, табигатьткә кыйммәтле нәрсәгә караган кебек каравы мөһим, дип ассызыклады экологлар.   Мөгаллимнәр билгеләп узганча, икенчел чимал җыю акциясе – белем йорты өчен гореф-гадәткә әйләнгән.

 

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International