Су турында халыкара We Are Water кыска метражлы фильмнар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, анда 18 яшенә җиткән теләсә кем катанаша ала.
Конкурс 3 номинация буенча уза:
- Документаль фильм;
- Нәфис фильм;
- Анимация.
Катнашу өчен 2018 елның 3 апреленә кадәр конкурс сайтында: http://filmfestival.wearewater.org/en/about_302911 теркәлергә һәм үзеңнең кыска метражлы фильмны җибәрергә кирәк. Видеороликлар су ресурсларын саклау мәсьәләләрен чагылдырырга тиеш: судан файдалану проблемасы, санитар шартлар, эчү гигиенасы, авыл хуҗалыгы белән суны пычрату, су һәм туклану, су һәм мәгариф һәм башкалар.
Иң яхшы эшләрнең авторларын апрельдә сайлап алачаклар, 2 майдан 1 июньгә кадәрге чорда тамашачы симпатиясенә приз хуҗасы билгеле булачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте