Кечедән – бөеккә. Татарстан Идел елгасы пычрануын туктату проектында катнашачак. Су объектларын саклау буенча Экология министрлыгы эшчәнлеге турында Фәрит Габделганиев сөйләде

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан "Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктату" өстенлекле проектны тормышка ашыруда актив катнашачак. Проектта гомуми 16,7 млрд сумлык 29 чара каралган. Шуның 9,0 млрд сумы – Россия бюджетыннан, 6,5 млрд сум – Татарстан бюджетыннан һәм 1,2 млрд сум – бюджетка карамаган чыганаклардан. Максаты – 2025 елга торак-коммуналь хуҗалыгы комплексында 25 чистарту корылмасын үзгәртеп кору һәм төзү юлы белән ташландык күләмнәрен 60%ка кадәр киметү. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының һәм Росприроднадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Министр Фәрит Габделганиев Татарстанның су ресурсларын саклау эшендәге казанышлары һәм тәҗрибәсе турында сөйләде.

2017 елда Казансу елгасы аеруча зур игътибар үзәгендә булды. 2016 елда балыкларның массакүләм рәвештә һәлак булу күренеше туктатылды. Республиканың табигать саклау блогы тарафыннан көн саен су саклау зонасы каралды, агынты су ташлаучы предприятиеләрдә тикшерү-күзәтү эшләре уздырылды. Чистарту корылмалары үзгәртеп корылган предприятиеләр биоресурсларны саклауга зур өлеш кертте, болар – республиканың туберкулезга каршы клиника диспансеры, Казанның туберкулез хастаханәсе, Усад спирт заводы, Биектау коммуналь челтәрләре, Казанның "ТЭЦ-3" предприятиесе.

Җир өслеге суларын пычратуның төп сәбәпчесе – тиешенчә чистартылмаган агынты сулар агызу. Министрлык бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирде. Су законнары бозылуның 1623 очрагы, шул исәптән су объектларына гражданнарның үтеп керүен чикләү буенча 287 факт ачыкланды. Соңгы ике елда шундый 500 объект сүтелде.

Ведомствоара эш төркеме булдырылды, анда Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасы, республика прокуратурасы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыклары, Татарстан буенча Росприродназдор, Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәләреннән вәкилләр керә. Күзәтчелек эшенең нәтиҗәсе булып Баулы шәһәрендә чистарту корылмалары төзелде; Азнакай, Саба, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Мөслим, Яшел Үзән, Чүпрәле, Кама Тамагы, Питрәч, Спас, Лаеш, Сарман, Тәтеш, Аксубай муниципаль районнарында чистарту корылмалары үзгәртеп корылды һәм капиталь ремонтланды; Казан авиация заводында җир өсте агынты суларын чистарту буенча ике станция төзелде; "ТАИФ-НК" ААҖ сәнәгый агынтыларын локаль чистарту цехы эшли башлады. Хәзерге вакытта Татарстанның төрле муниципаль районнарында 8 яңа чистарту корылмасы проектлана яисә инде төзелә башлады.

6 социаль һәм иҗтимагый әһәмиятле объектны экотернәкләндерү эше төгәлләнде: Казанның "Бишбалта" күле, "Аккош" күле, Спас районындагы Приволжский поселогындагы күл, Алексеевск районындагы күл һәм Кече Чирмешән елгасы, Байлар Сабасындагы Сабинка елгасы. Алга таба иҗтимагый тирәлек ясау өчен сулыкларны торгызу һәм савыктыру эшләре уздырылды. Әлеге чараларга, федераль бюджетны җәлеп итеп, 511 млн сум акча юнәлтелде.

Авыл хуҗалыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары белән берлектә Казансу елгасының су саклау зонасында агач-куак утырту буенча пилот проект башланып китте. Проект нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы секторыннан җайга салынмый торган диффуз агынтылар килүне киметү мөмкин булачак.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының яр буе линияләрен билгеләү эшләре тәмамланды, 50 метрлы яр буе полосасыннан 6 мең гектар тирәсе буш җир кишәрлекләре формалаштырылды һәм дәүләт кадастр исәбенә алынды. Әлеге эшләр профилактика ролен дә үти һәм су объектлары буендагы җир кишәрлекләрен ирекле рәвештә биләп алудан саклаячаклар, дип ассызыклады Габделганиев.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International