Минзәләдә экология активистларын бүләкләделәр

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

2 мең квадрат метр чистартылган территория һәм 3 меңнән артык яшел утыртма. Минзәләдә иң актив табигать сакчыларын билгеләделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Веста» күппрофильле яшьләр үзәге белән берлектә үткәрелгән тантаналы чарада гомуми белем бирү учреждениеләре һәм иҗтимагый хәрәкәтләр, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре җыелды. Экология һәм җәмәгать урыннары елы үткәрү кысаларында Табигать саклау акцияләре оештыру һәм үткәрүгә, район халкына экологик тәрбия һәм белем бирүгә нәкъ менә аларның өлеше иң зуры дип танылды. Ел дәвамында район территориясендә 56 өмә үткәрелде, 300 кубометр чүп-чар җыелды. Минзәләлеләр «Мәктәп экопатруле», «Чиста ярлар», «Татарстан чишмәләре» кебек республика конкурслары һәм проектларының актив катнашучылары булды. Экология министрлыгы белгечләре тарафыннан белем бирү учреждениеләренең эше дә билгеләнде: “Укытучылар балаларны экологик тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Мәктәп яны территорияләрендә өмәләр уздырыла, табигать саклау акцияләре, галимнәр, экологлар белән даими очрашулар үткәрелә”. Ел йомгаклары буенча, инициативалы гражданнар һәм оешмалар әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә югары нәтиҗәләре өчен почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International