5-8 декабрьдә Мәскәүдә тау эшләре куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

2017 елның 5-8 декабрендә Мәскәүдә академик Н.В. Мельников ис. Җир асты байлыкларын комплекслы үзләштерү проблемалары институтында “Тау эшләре куркынычсызлыгының фәнни нигезләре” дигән Халыкара фәнни конференция була. Конференция “Тау эшләре куркынычсызлыгы” Фәнни эзләнүләр комплекслы планын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Пленар утырышлар Россия фәннәр академиясе Президиумы бинасында узачак.

Әлеге чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- Россиянең минерал-чимал комплексы предприятиеләрендә тау эшләре куркынычсызлыгы торышы;

- минерал чимал чыганакларын эшкәртүнең тау-геологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эзләнүләрнең һәм проектларның өстенлекле юнәлешләре;

- минерал чимал чыгаруның һәм җир асты киңлекләрен үзләштерүнең технологик куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эзләнүләрнең һәм проектларның өстенлекле юнәлешләре;

- файдалы казылмалар чыганакларын үзләштергәндә экологик иминлекне тәэмин итү буенча эзләнүләрнең һәм проектларның өстенлекле юнәлешләре;

- тау эшләре куркынычсызлыгын оештыру-идарә һәм икътисадый тәэмин итү буенча эзләнүләрнең һәм проектларның өстенлекле юнәлешләре;

- Россиянең минерал-чимал комплексында тау эшләре куркынычсызлыгын тәэмин итүне норматив җайга салу.

Конференция йомгаклары буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенә “Россия Федерациясендә тау эшләре куркынычсызлыгы: торышы, проблемалар, чишелешләр” докладына рекомендацияләр әзерләнәчәк. Төп докладлар һәм кергән тезислар (стендлы докладлар) “Тау эшләре куркынычсызлыгының фәнни нигезләре” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе Хезмәтләре китабы итеп бастырып чыгарылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International