Татарстан журналистлары 31 декабрьгә кадәр “Табигатькә тәрәзә” конкурсында катнашуга заявка бирә ала

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы журналистлары Василий Михайлович Песков исемендәге премия алуга “Табигатькә тәрәзә” дигән II Бөтенроссия конкурсында катнаша ала.

Катнашу өчен, 31 декабрьгә кадәр иҗади эшләрне media@phkp.ru электрон адресына җибәререгә кирәк. Конкурска ММЧда һәм блогларда 2016 елның 15 ноябреннән 2017 елның 31 октябренә кадәр басылган эшләр кабул ителә. Катнашучыларның эшләре түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

- лицензияле ММЧда яки 30дан ким булмаган язылучысы булган блогта бастырылган булырга тиеш;

- контент тутырылышы таләпләренә туры килергә: катнашуга 2 мең тамгадан ким булмаган күләмле, тематик жанрлы икедән ким булмаган фотография белән иллюстрацияләнгән мәкаләләр, очерклар, репортажлар һ.б. кабул ителә;

- сәяси рәсмиләштерелгән документлар булып тормаска (партия һәм оешмаларның программалары яки алардан өзекләр, гаризалар, митинглардагы чыгышлар һәм дискуссион очрашулардагы репликалар);

- бастырылган эшләр басманың оригиналында яки, бастырылу датасын мәҗбүри күрсәтеп, материалның расланган сканы (яки pdf) тапшырылырга тиеш;

- интернет-ММЧда басылган эшләр бастырып чыгарылган рәвештә (яки jpg, pdf скан форматында) тапшырыла һәм ММЧны гамәлгә куючылар тарафыннан расланган булырга тиеш, битнең URL (адресын) һәм бастырылу датасын күрсәтү мәҗбүри.

Василий Михайлович Песков исемендәге премияне алучылар исемлеген 2018 елның февралендә игълан итәчәкләр.

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://www.kp.ru/best/msk/konkurs_okno_v_prirodu/page1675996.html.

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International