Чиста һава өчен. Экологлар «Арт-строй» предприятиесен газчистарту җайланмалары сыйфатын яңадан карарга мәҗбүр итте

2017 елның 3 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының «Арт-строй» предприятиесен зарарлы чыгармаларын минимальләштерергә һәм чистартырга мәҗбүр итте. Экологлар күрсәтмәсе буенча оешма атмосфера һавасын чистарту буенча чаралар комплексы үткәрде, аерым алганда, өч баскычлы чистарту системасы булган җайланманы монтажлады. Нәкъ менә шушы җайланмаларның эшендәге кимчелекләр пычранган матдәләрнең атмосферага чыгарылуына сәбәп булып торган. Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен үтәмәүне Кама буе идарәсе инспекторлары теркәде. Тикшерү барышында шулай ук предприятиедә зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәтнең дә юклыгы ачыкланды. Әлеге фактлар буенча экологлар закон бозучы адресына РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.21 маддәсенең 1 өлеше (Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгару яки махсус рөхсәтсез аңа зарарлы физик йогынты ясау), РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.21 маддәсенең 3 өлеше (Газ чистарту һәм атмосфера һавасының пычрануына китерергә мөмкин булган зарарлы матдәләрнең атмосфера һавасына чыгармаларын контрольдә тоту өчен корылмаларны, җиһаз яки аппаратураны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, аларны файдаланмау яки күрсәтелгән корылмаларны, җиһаз яки аппаратураны төзек булмаган хәлдә файдалану) буенча административ беркетмәләр төзеделәр. Предприятиегә закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирделәр, ә материалларны Яр Чаллы шәһәре судына җибәрделәр. Суд «Арт-строй» оешмасының эшчәнлеген 10 көнгә туктатып тору турында карар чыгарды. Закон бозуларны төзәтү максатында, оешма өч баскычлы чистарту системалы газ чистарту җайланмасын монтажлады. Кама буе идарәсе инспекторлары бу оешмада атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны дәвам итәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International