Россия Табигать министрлыгы экологик аеруча куркыныч предприятиеләрне билгеләү критерийларын формалаштырды

2017 елның 28 октябре, шимбә

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Россия Хөкүмәтенең “Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан файдаланыла торган, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы производство объектларын региональ дәүләт экологик күзәтчелеге өчен аерым хәвеф категориясенә кертү критерийларын раслау турында” карар проекты эшләнгән. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Документ РФ Хөкүмәтенә кертелгән. Россия табигать министры Сергей Донской билгеләгәнчә, карар предприятиеләрне, аларны экологик контрольдә тотуның оптималь режимын эшләү максатында, аерып билгеләү мөмкинлеге бирә, бу, бер яктан, бизнеска административ йөкләнешне киметергә, икенче яктан, көчләрне иң экологик куркыныч нокталарга тупларга мөмкинлек бирәчәк.

Документ дәүләт күзәтчелеге объектларын аерым хәвеф категориясенә кертү критерийларын, шулай ук, бирелгән категориягә бәйле рәвештә, региональ контроль органнары тарафыннан план нигезендә тикшерүләр үткәрү периодиклыгын билгели. Объектларны төрле хәвеф категорияләренә кертү критерийларын, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә законнар белән билгеләнгән әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектлар категорияләреннән чыгып, өстәмә характеристикалар кулланып билгеләргә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта объектның экологик сизгер территорияләрдә урнашуы хәвеф категориясен арттыра. Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлмәү ихтималлыгы критерийлары нигезендә хәвеф категориясе, карар проекты белән билгеләнгән, мәҗбүри таләпләрне үтәү (үтәмәү) белән бәйле булган шартларда күтәрелергә дә, төшерелергә дә мөмкин. Тикшерүләр үткәрүнең периодиклыгы түбәндәгечә булачак: югары хәвеф категориясе өчен -2 елга бер тапкыр; зур хәвеф категориясе өчен - 3 елга бер тапкыр; уртача хәвеф категориясе өчен - 4 елга бер тапкырдан ешрак түгел; уртачадан кимрәк хәвеф категориясе өчен – 5 елга бер тапкырдан ешрак түгел. Түбән хәвеф категориясенә кертелгән дәүләт күзәтчелеге объектларына план нигезендә тикшерүләр үткәрелми.

Карар проекты Россия Федерациясе стратегик үсешенең “Контрольдә тоту һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы” өстенлекле юнәлешен тормышка ашыру кысаларында эшләнгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International