«Тәрәзә алдында чүп өемнәре». Тбилисская урамында чүплек ясалуга кем юл куйган – экологлар ачыклады

2017 елның 28 октябре, шимбә

Казанның Авиатөзелеш районындагы Тбилисская урамы йортларыннан берсенең тәрәзә алдында чүп өеме турында мөрәҗәгать Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә керде. Инспекторлар өемнәрнең чүпне вакытында чыгармаганлыктан барлыкка килгәнлеген ачыклады. Мондый хәл һәр яз һәм һәр көз күзәтелә ди биредә яшәүчеләр. Каты көнкүреш калдыкларын туплау өчен бункерлар бакча кишәрлекләре калдыклары – үлән, ботак һәм корыган агачлар белән тула. Экология министрлыгы инспекторлары күрсәтмәсе буенча закон бозу төзәтелде. Үзәк территориаль идарә инспекторларының Авиатөзелеш районына яңадан рейд ясавы 30нчы октябрьгә планлаштырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International