Экологлар гомумшәһәр өмәсенә кушылды

2017 елның 27 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Көзге санитар-экологик икеайлык кысаларында экологлар Яр Чаллы халкы белән бергә шәһәр территорияләрен төзекләндерде. Агачларга санитар кисү ясадылар, яфрак һәм чүп-чар җыйдылар, эскәмияләрне ремонтладылар һәм буядылар. Экологлар әйтүенчә, шәһәрдә өмәләр һәрчак шәһәр кешеләренең актив булышлыгы белән үтә. Оешмалар хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр активистлары, мәктәп укучылары һәм студентлар урамнарда, ишегалларында һәм скверларда чисталык һәм тәртип урнаштыруда теләп катнашалар.

Территорияне чистарту буенча традицион көзге айлык Яр Чаллыда 1нче октябрьдә старт алды. Аның төп бурычы -31нче октябрьгә кадәр шәһәр территрияләрен чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарту, парк һәм скверларны төзекләндерү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International