14нче октябрьдә Казанда яшәүчеләрне территорияләрне чистарту буенча экологик акциядә катнашырга чакыралар. Массакүләм чара “Урман атнасы” кысаларында Горки-Әмәт урманында узачак. Чүп-чарны аерып җыячаклар. Кирәкле барлык инвентарьне фестиваль мәйданчыгында алырга мөмкин булачак. Шулай ук бу көнне табигать саклау чарасы кысаларында экологлар һәм яшьләр ЭКОхәрәкәте активистлары үткәрә торган лекцияләрне тыңлау мөмкинлеге дә булачак.
Горки-Әмәт урманында экологик акция 11 сәгатьтә башлана.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте