Җир асты суларын эзләү һәм саклау мәсьәләләре турында 2017 елның 23-25 ноябрендә Ессентукида фикер алышачаклар

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

2017 елның 23-25 ноябрендә Ессентуки шәһәрендә “Җир асты сулары – 2017” Халыкара конференциясе булачак. Чараны Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Халыкара гидрогеологлар ассоциациясе, СПбДУның Геологик үзәге, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Евразия экспертлар берлеге булышлыгы белән үткәрә.

Конференция эшендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе, Россия Фәннәр Академиясе вәкилләре, эре компанияләрнең – җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның, фәнни һәм фәнни-җитештерү гидрогеология оешмаларының җитәкчеләре, әйдәп баручы Россия геологлары һәм чит илләр белгечләре катнашачак.

Мероприятие кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- Җир асты сулары чыганакларын эзләү һәм разведкалау;

- Җир асты сулары запасларын исәпләү;

- Җир асты сулары чыганакларын ачу һәм эксплуатацияләү;

- Җир асты корылмалары;

- Файдалы казылмалар чыганаклары гидрогеологиясе (каты файдалы казылмалар, углеводродлар чыганаклары);

- Җир асты суларын пычранудан саклау;

- Җир асты байлыкларыннан файдалану һәм җир асты сулары запасларына экспертиза.

Катнашу мәсьәләләре турында түбәндәге телефоннар буенча (Мәскәүдәге) мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (495) 780-33-12, +7(495)780-30-54.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International