Соколка урманы, Красная Горка шәһәрлеге һәм Ошма елгасы. Өлкән яшьтәге мамадышлылар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре оештырган ЭКОэкскурсия барышында шул яшел урыннарда булдылар. Чара республикада Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан узды. “Безнең бурыч – өлкән буынга ихтирам күрсәтү һәм безнең төбәк үсешенә керткән өлешләре өчен аларга рәхмәт белдерү”, - диде Кама буе идарәсе белгечләре.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте