Яшь татарстанлылар “Туган як табигате” дигән рәсем конкурсында катнаша ала

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Экология елы кысаларына “Туган як табигате” дигән Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде, ул балаларда экологик темаларга кызыксыну уятуга һәм россиялеләрнең игътибарын туган җирнең экологик хәленә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Конкурс өч яшь категориясе вәкилләре арасында үткәрелә:

- 7дән 9га кадәр яшьтәге катнашучылар; .

- 10нан 14кә кадәр яшьтәге катнашучылар;

- 15тән 18гә кадәр яшьтәге катнашучылар. .

Катнашу өчен, 2017 елның 1нче ноябренә кадәр конкурсның www.эко2017.рф сайтында теркәлергә һәм анда үз эшеңне электрон төрдә урнаштырырыга кирәк. Конкурска теләсә кайсы материалда (катыргы, ватман, киндер һ.б.) ясалган, теләгән жанрда, рәсем ясау яки графиканың һәртөрле техникасында һәм һәртөрле осталык дәрәҗәсендә башкарылган рәсемнәр кабул ителә. Рәсем янында кечкенә хикәя булырга мөмкин, анда тамгалар саны 750дән артык булмаска тиеш. Иҗади эш түбәндәге темаларның берсенә туры килергә тиеш: туган якның тыюлыклы урыннары, саклана торган һәм югалып бара торган үсемлекләр һәм хайваннар, рәссам катнашкан экологик чаралар, табигать һәйкәлләре, Экология елының символик эмблемалары, яраткан табигый урыннар.

Җиңүчеләрнең исемнәрен жюри әгъзалары 2017 елның 15 ноябрендә Интернет челтәрендә атаячак, иң яхшы эшләрнең авторлары Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International