Казанның мәктәп яшендәге иҗади коллективлары укучыларның “Кояшлы күпер” XII шәһәр экологик сәхнә иҗаты фестивалендә катнаша ала. Чараның оештыручылары булып Казан Мәгариф идарәсе һәм Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора.
Фестивальнең түбәндәге номинацияләре бар:
1) «Вокал-соло»;
2) «Вокал-ансамбль»;
3) «Сәхнәләштерү»;
4) «Нәфис сүз».
Сайлап алу этаплары 1нче ноябрьдән 30нчы ноябрьгә кадәр ШБЭБҮдә узачак, анда сәхнәдә “парадлы” видеога төшерү булачак, шуңа күрә костюмнар, фонограммалар, реквизит белән килергә кирәк. Альтернатив вариант – “читтән торып” катнашу карала: номерның мөстәкыйль эшләнгән сыйфатлы, документаль (монтажсыз) видеоязмасын тапшыру, цифрлы мәгълүмат йөртүчедә яки e-mail буенча: gdebcorg@yandex.ru (файлның үзен яки Youtubтагы сылтаманы).
Катнашучыларның конкурс эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнәчәк:
- артистларның һәм тамашачыларның экологик тәрбия идеясенә туры килүе;
- белдерелгән номинациягә туры китереп башкару осталыгы;
- эшләнеш-бизәлеш сыйфаты һәм гомуми тәэсир.
Сайлап алу этабы йомгаклары буенча жюри әгъзалары иң яхшы күрсәтмә номерларны сайлаячак, алар 2017 елның 15 һәм 16 декабрендә Гала-концертта күрсәтеләчәк. Фестивальнең призерлары һәм җиңүчеләре Мәгариф идарәсе дипломнары (Гран-при, I, II һәм III дәрәҗә лауреат, дипломант), шулай ук Оештыру комитетының кызыксындыру призлары белән бүләкләнәчәк.
Мәктәп укучыларының “Кояшлы күпер” XII шәһәр экологик сәхнә иҗаты фестивале нигезләмәсе белән https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2455.htm/gormeropr.htm сайтында танышырга мөмкин.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте