“Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсе Мамадышта узды. Акциягә 100дән артык кеше кушылды: Мамадыш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләре, бюджет оешмалары хезмәт коллективлары. Активистлар өч сәгать эчендә Нокрәт елгасының М-7 трассасындагы яр территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Бер «КамАЗ» чүп җыйдылар.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә республика “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылды. Акция республика территориясендә инде бишенче тапкыр уза. Чараның максаты - Россия Федерациясе шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик хәлне яхшырту, халыкта экологик аң формалаштыру һәм экологик культураны үстерү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте