Тәтеш районында яшәүчеләр “Яшел Россия” Бөтенроссия акциясе кысаларында Идел яр буен чистарттылар

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Тәтеш районының Пролей-Каша авылында яшәүчеләр “Яшел Россия” акциясенә кушылдылар. Идел яр буен пластик шешәләрдән, пыяла савытлардан һәм ял итүчеләр тарафыннан калдырылган бүтән төр көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар.

“Идел яры Тәтеш районында яшәүчеләрнең яраткан урыны булып тора. Ял итүчеләр бирегә һәр ял көнендә күп килә. Табигатьнең баштагы кыяфәтен саклау өчен, чисталыкны сакларга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәк”, - диде акциядә катнашучылар һәм Татарстан кешеләрен тәртип сакларга өндәделәр. Җыештыру барышында уртак көчләр белән 15 м3 чамасы калдык җыелды һәм чыгарылды.

Чараның максаты - Россия Федерациясе шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик хәлне яхшырту, халыкта экологик аң формалаштыру һәм экологик культураны үстерү.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International