Табигать саклау өлкәсендә законнар бозган өчен, Чаллы предприятиесе эшчәнлеге 20 тәүлеккә туктатып торыла

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә химик матдәләрнең начар исе турында хәбәр керде. Яр Чаллы кешеләре Төзелеш урамындагы предприятиеләрнең берсеннән зарлана. Атмосфера һавасы анализын лаборатор тикшерүләр ис чыганагын ачыклау мөмкинлеге бирде. Урынга чыккач, инспекторлар берничә закон бозу очрагын ачыклады. Гелькоутлар кулланып пыяла-пластик әйберләр ясау өчен җиһаз эксплуатацияли торган предприятиенең рөхсәт ителгән иң зур чик чыгармалар нормативлары һәм пычраткыч матдәләр чыгармаларына рөхсәтләре юк. Эксплуатация вакытында экологик таләпләрне үтәмәгән өчен, предприятие РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.1. ст. буенча административ җәзага тартылды. Атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруга рөхсәт юклыгы факты буенча материаллар Яр Чаллы шәһәре судына тапшырылды. Чыгарылган карар нигезендә, предприятие ачыкланган тәртип бозуларны бетерергә тиеш. РФ КоАП “Зарарлы матдәләрне атмосфера һавасына махсус рөхсәттән башка чыгару” дигән 8.21 маддәсенең 1 өлешендә эшчәнлекне 20 тәүлеккә туктатып тору төрендәге җәза каралган.

Исегезгә төшерәбез, экология өлкәсендә закон бозулар турында кайнар линиянең (843)267-68-67 телефоны буенча, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча хәбәр итәргә, “Халык контроле” системасына җибәрергә мөмкин, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы эшли. Табигать саклау өлкәсендә закон бозулар турында закон бозуны фотога яки видеога төшереп, оператив рәвештә җибәргән гражданнарга акчалата түләүләр гамәлгә ашырыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International