2017 елның 29 июлендәге 260-ФЗ санлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Гражданлык процессуаль кодексына үзгәрешләр кертелде

Процессуаль законнар җыелмасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, суд утырышындагы тәнәфес вакытында судья бүтән эшне карый ала. Шул рәвешле, закон чыгаручы суд тикшерүенең җинаять, арбитраж һәм административ суд производстволарында кулланылмый торган өзлексезлек принцибыннан баш тартырга карар итте.
Хәзер башланган эш буенча суд утырышында игълан ителгән тәнәфес вакытында суд башка гражданлык, җинаять, административ эшләрне, шулай ук административ хокук бозулар турында эшләрне карарга хокуклы. Тәнәфес тәмамлангач суд утырышы дәвам итә, бу хакта рәис игълан итә. Тәнәфескә чаклы тикшерелгән дәлилләрне кабат карарга кирәкми.
Моннан тыш, кичектерелгән эшне тикшерү яңадан түгел, ә кичектерү мизгеленнән башлап дәвам итәчәк. Шул ук вакытта суд тикшерүен кичектерүгә чаклы тикшерелгән дәлилләрне тагын бер кат карау да кирәк булмаячак.
Тагын бер яңалык - РФ Югары суды коллегиясенә кассация шикаятен, күрсәтмә бирү өчен нигезле сәбәп аркасында уздырып җибәрелгән процессуаль срокны торгызу тәртибен үзгәртү. Срокны торгызу турында үтенеч беренче инстанция буенча эшне караган суд тарафыннан түгел, ә бәлки әлеге шикаятьне, күрсәтмәне тикшерүче РФ Югары суды судьясы тарафыннан карала.
Уздырып җибәрелгән процессуаль срокны торгызуның тиңдәш механизмы РФ Югары судына күзәтчелек шикаятьләрен, күрсәтмәләрен биргәндә дә билгеләнгән.
Төзәтмәләр нигезендә, судьяның тиешле билгеләмәсе белән РФ Югары суды Рәисе, аның урынбасары килешмәскә һәм уздырып җибәрелгән срокны торгызу яки аннан баш тарту турында үз билгеләмәсен чыгарырга мөмкин. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International