ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Арча шәһәренең «Питомник» микрорайонында Лекинка елгасының (елга Казансу елгасының кушылдыгы булып тора) пычрануы турында мөрәҗәгать килде. Гариза бирүче чистартылмаган агынты суларны агызу һәм иртәнге вакытта барлыкка килгән яман ис турында зарлана.


9
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. 2023 елның 11 ноябреннән 2023 елның 10 декабренә кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын билгеләү мәсьәләсе тикшерелде.

Бүген Россиядә Экодиктант старт алды, ул юбилейлы, бишенчесе булачак. Бөтенроссия агарту проекты инклюзия юлы белән киңәйтелгән. 

«Экосистема» хәрәкәтенең «БумБатл» акциясенең дүртенче сезоны бетәргә бер атна кала. Хәзер масштаблы экологик узышта җыелган кәгазь күләме буенча иң актив катнашучылар билгеләнә. Бүгенге көндә топ-3 исемлегендә Татарстан Республикасы икенче урында тора, һәм алга чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологлары Иске Кади авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. 

Татарстанда яшь экологларның «Чиста мирас» дигән беренче республика олимпиадасы тәмамланды. Җиңүчеләрне ТР Экология министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин котлады.


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре бу көннәрдә кабат МХО зонасындагы сугышчыларга гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар. Хәрбиләр өчен дарулар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, тәмәке һәм кием-салым җыелган.  

Бүген Нурлат районының Егоркино мәктәбендә «Цифр дәресе» узды. Аны ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский үткәрде. Ул балалардан нинди социаль челтәрләрне куллануларын һәм аларның кайсы мессенджерларың иң популяр булуы турында белде. 

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры Дәүләт думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты киңәшмәсендә «Идел елгасы бассейнының аз су проблемасын хәл итү юллары, шулай ук су саклау зоналарында закон таләпләрен үтәү» темасына чыгыш ясады.  Депутатлар мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: Идел дәрәҗәсен, су биоресурсларын саклау һәм торгызу, резерв сусаклагыч төзү, булган су алу корылмаларының, шлюзларның эшчәнлеген комплекслы бәяләү, аларны вакытында реконструкцияләү һәм хуҗасыз корылмаларны бетерү.

Менделеевск районында законсыз ком чыгару өчен хокук бозучы 800 мең сум түләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International