ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай гимназиясе каршындагы “Олимпиец” мәктәп яны лагеренда Яшь эколог көне узды. Балалар өчен чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре оештырды. Алар балаларны профессиональ экологларның – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсе инспекторларының эшчәнлеге белән таныштырдылар, табигать саклау мероприятиеләре һәм акцияләре турында сөйләделәр, идарә буенча экскурсия үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мәләкәс елгасының яр буе полосасы буенча велосипедларда рейд үткәрде. Беренче көнне экологлар яр полосасын Казан проспектыннан алып Г.Тукай исемендәге Яр буеның азагына кадәр тикшерделәр.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы журналистларны “Табигать белән гармониядә” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 тематик номинация буенча үткәрелә:
1. “Сокландыргыч матурлык” – сирәк һәм уникаль табигать күренешләре.
2. “«Өйрәнелмәгән Россия” – картадагы уникаль һәм кыен юллы урыннар.

Аксубайда “Уяну” III экологик фестивале узды. Ул районда һәр елны үткәрелә һәм олылар һәм балалар арасыннан үзенә күпсанлы катнашучылар җәлеп итә торган традицион гаилә бәйрәменә әверелде. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International