ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

Эльбрус тавында – 5642 метр биеклектә Экология елы эмблемасын урнаштырдылар. Анда Кабардино-Балкариянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы хезмәткәрләре күтәрелде, шулай итеп республикада Экология елына старт бирделәр.

“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.

Белем бирү учреждениеләренең  7дән 16 га кадәр яшьтәге укучылары “Барлыкка китергәндә, җимермә!” (“Созидая, не разрушай!”) дигән иҗади эшләр экологик конкурсында каташырга чакырыла. Конкурс мәктәп укучылары арасында табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә аңлы сакчыл караш, ресурслар саклауны пропагандалауга юнәлтелгән актив гражданлык позициясе формалаштыру максатында уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International