Татарстанда "Эковесна" республика бәйгесенең 4 атнасы башланды

20 апреля 2026 г., понедельник

Татарстанда "Экология иминлеге" милли проектын яклау өчен үткәрелә торган "Эковесна" республика бәйгесенең 4 атнасы башланды.

Бу җиде көн агачлар һәм куаклар утыртуга багышлана. Без сезне үз ишегалдыгызны, паркны яки мәктәп территориясен яшелләндерүдә катнашырга чакырабыз.

26 нчы апрельдә Татарстан ике истәлекле датаны билгеләп үтәчәк: Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее. Халыкның мәдәни мирасына һәм бөек шагыйрьгә хөрмәт йөзеннән, 4 атнада барлык постлар татар телендә бастырыла.

Катнашу өчен, бирелгән бурычны үтәргә, үзегезнең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битегездә пост урнаштырырга һәм 26 нчы апрельгә кадәр чат-ботка сылтамалар белән отчет җибәрергә кирәк. Әгәр сез бәйгегә кушылырга теләсәгез, кечкенә анкета тутырыгыз, аннан соң бот белән диалог автомат рәвештә ачылачак: https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1

Гаризалар күп булу сәбәпле, чат-ботның эшендә техник проблемалар күзәтелергә мөмкин. Без проблеманы хәл итү өстендә эшлибез, түземлелек күрсәтүегезне сорыйбыз – барлык отчетлар эшкәртеләчәк.

Искәртәбез, бәйге турында тулырак мәгълүматны "Бәйгеләр" бүлегендә бу сылтама буенча таба аласыз: https://eco.tatarstan.ru/2026-9029309.htm

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International