Кама буе һәм Ык буе идарәләре инспекторлары табигатькә битараф булмаган Татарстанда яшәүчеләр белән бергә Менделеевскта һәм Баулы районында агачлар утырттылар. Бу ике чарада гына да 3000нән артык кеше катнашкан.
Акцияләр масштаблы гаилә экологик фестивале «Урман-Фест» форматында узды.
Оештыручылар катнашучылар өчен бай программа әзерләделәр: урманчылардан агач утырту буенча мастер-класс, кыр кухнясы, музыкаль һәм бию төркемнәре чыгышлары, балалар өчен аниматорлар. Катнашучыларның барысы да Татарстанны яшелләндерүгә үз өлешләрен кертә алды, күпләре бөтен гаиләсе белән килде.
«Агач утырту – табигатькә карата хәйриячелек кенә түгел, ә планетабызның киләчәгенә инвестицияләр кертү», - дип билгеләп үтте Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Камил Нәҗмиев.
Баулы районында 18 гектар мәйданда 50 меңләп ылыслы агач үсентесе, ә Менделеевск районында 70 меңгә якын үсенте утыртылган.
Исегезгә төшерәбез, «УрманФест» эко-фестивале Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елдан бирле үткәрелә. Бүгенге көндә 300 000 нән артык агач утыртылган. Акциягә 5 меңнән артык волонтер җәлеп ителгән. Төп максат табигый ресурсларны тулыландыру һәм саклау һәм җәмгыятьне экологияне яхшыртуга җәлеп итү.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.