Экологик аңны үстерү һәм экологик тәрбия бирү. 159нчы лицейда ЭКОдәрес узды

26 September 2017, Tuesday

Интерактив әңгәмә формасында экологик дәрес Казан шәһәре Совет районының 159нчы лицеенда узды. 6нчы сыйныф укучылары өчен чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Шиһапова үткәрде. Ул укучыларга республикада ничек итеп чүп-чарны сортларга аерулары һәм кабат эшкәртүләре турында, су һәм һава пробаларына тикшерү үткәрү турында, экологик лабораторияләрнең ничек эшләве турында һәм целлофан пакет, резин тәгәрмәч һәм пыяла шешә таркалсын өчен күпме вакыт кирәклеге турында сөйләде. “Чишмә” (“Родник”) агитбригадасына керүче укучылар экологик культураның югары дәрәҗәсен күрсәтте. Алар табигатьне саклау турында өндәмәләр белән чыгыш ясады һәм һәр кеше үтәргә тиешле кагыйдәләр турында сөйләде. Очрашу ахырында Юлия Шиһапова укучыларның, әле бик яшь булуларына карамастан, хәзер үк табигать саклау буенча гомуми эшкә кушыла алулары турында аерып әйтте. “Моның өчен Экология министрлыгы тарафыннан “Мәктәп экопатруле”, “Чиста караш” кебек төрле проектлар башлап җибәрелде, Министрлык ярдәме белән “Чиста булыр” волонтерлык хәрәкәте оештырылды. Аларда катнашу – экологик чиста республика формалаштыруга өлеш кертү мөмкинлеге, шулай ук кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алу мөмкинлеге”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International