New Kinera students learned about migratory birds

18 April 2025, Friday

Арча районының Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә яз көне җылы илләрдән кайтучы кошларга багышланган чара узды. Төньяк идарә инспекторлары кошларга ни өчен туган җирләрен ташлап китәргә кирәк, алар кайтканда һәм елның салкын вакытында аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Яңа белемнәрне алганнан соң, балалар педагоглар һәм экологлар биремнәрен уңышлы үтәделәр. Дәрес азагында укучылар кошлар тормышына багышланган иҗади номерлар күрсәттеләр. 

Чарада «Мин һәм Кызыл китап» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булды. Инспекторлар истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International