Бүген Икътисад министрлыгында киңәшмә узды, анда ведомство вәкилләре илкүләм проектлар буенча эш турында фикер алыштылар

31 October 2024, Thursday

Анда ТР Экология министрлыгы, ТР Транспорт министрлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә илкүләм проектларны үтәүгә арадаш йомгаклар ясалды һәм алдагы эш юнәлешләре билгеләнде.

Татарстан җитәкчелеге экологик иминлеккә һәм табигатьне саклау эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. 6 ел эчендә республикада табигатьне саклау чараларына 60 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. 65 млрд.сумлык ихтимал зыян булдырылмый калган. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проекты кысаларында республикада «Экология» илкүләм проекты буенча 30 чараны гамәлгә ашыруга 22,7 млрд.сум юнәлдерелгән.  Бу «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» кебек федераль проектлар буенча эш. Әйтик, «Чиста ил» федераль проекты кысаларында 2 эре чүплек рекультивацияләнгән – Прости авылындагы чүплек һәм Самосырово полигоны.

Хәзер Экология министрлыгы Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле матдәләр белән пычранган бозылган җирләрне рекультивацияләү буенча чаралар күрә. Илкүләм проектның мөһим этабы булып Казанда канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү тора, ул территориянең санитария хәлен яхшыртырга һәм табигать ресурсларын торгызу өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Татарстан башкаласында ләм кырларын рекультивацияләү бара, бу туфракның сыйфатын һәм аның уңдырышлылыгын сизелерлек арттырачак.

SUBSCRIBE FOR NEWS
All content on this site is licensed under
Creative Commons Attribution 4.0 International