Игелек марафонында безгә балалар бакчалары, мәктәпләр, оешмалар һәм республикабызның битараф булмаган кешеләре ярдәм итте инде. Ярты ел эчендә #ЭстафетыДобра чарасында катнашучылар агачлар утырттылар, кошларны ашаттылар, чүп-чарны сортладылар. Барлыгы 100 дән артык игелекле эш башкарылган. Без һәркемне күзәтәбез барабыз, барлык видеоларны карыйбыз һәм экологик чиста татарстанлылар саны артуына шатланабыз.
Бүген без сезне #ЭстафетаДобрада яңа катнашучылар белән таныштырачакбыз. Казан шәһәре Идел буе районының 396 нчы балалар бакчасын тәмамлаучылар «Чыгарылыш укучылары аллеясы»на ясмин куаклары утырттылар. Балалар утырткан куаклар кечкенә, кайгыртучан куллар турында истәлек саклаячак.
Социаль челтәрләрдә #минэкологиирт һәм #ЭстафетаДобра хэштеглары белән яхшы эш турында видео яки фото урнаштырып, безнең флешмобка теләктәшлек белдерә аласыз. Онытмагыз, безнең марафонның төп шарты – #ЭстафетаДобраны башка катнашучыга тапшыру. Әйдәгез, бергәләп безнең дөньяны чистарак һәм игелеклерәк итик.