Россия Федерациясе Югары суды янгынга каршы куркынычсызлык чараларын күрү бурычын раслады

Россия Федерациясе Югары суды, РФдә Янгынга каршы режим кагыйдәләренең 72.3 п. һәм урманнарда Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 9.1 п. гамәлдә түгел дип тану турында юридик затның административ дәгъвасын тикшереп, урманга якын жирләрнең барлык хуҗаларының кар эрегән көннән башлап, яңгырлы көзге һава урнашканчыга кадәр үз хисабына янгынга каршы минераллаштырылган полоса урнаштыру яисә чүп, коры үлән, коры-сары җыю бурычын үз көчендә калдырды.

Әлеге бурыч 2016 елның 18 августындагы 807 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында теркәлгән.  (2018 елның 14 февралендәге  АКПИ17-1046 санлы РФ Югары суды карары).

Административ дәгъвачы фикеренчә, бәхәсле норма билгесез, анык түгел һәм аны төрлечә аңларга мөмкин, ул төрлечә аңлатуга юл куя һәм ирекле куллану һәм явызларча файдалану өчен нигез булдыра: хокуктан файдаланучы кар эредеме-юкмы, шулай ук көзге яңгырлар озакка килдеме икәнен үзе хәл итә. 

Эш материалларын тикшереп, Россия Федерациясе Югары суды 2018 елның 14 февралендәге АКПИ17-1046 санлы карарында түбәндәгеләрне күрсәткән:

- урманда янгын куркынычы сезоны - ул  календарь елының урман янгыны чыгу ихтималы булган бер өлеше (ГОСТ 17.6.1.01-83 "Табигатьне саклау. Урманнарны саклау һәм яклау. Төшенчәләр һәм билгеләмәләр");

- РФ Хөкүмәте янгын куркынычы сезонын кар катламы эрегән көннән алып, тотрыклы яңгырлы көзге һава урнашканчыга яки кар катламы барлыкка килгәнчегә кадәр булган чор буларак билгеләде;

- ел саен янгын куркынычы сезоны башлануны һәр төбәк, урманнарда кар катламы эрү белән бәйле рәвештә, үз табигать-климатик үзенчәлекләреннән чыгып, билгели;

- "янгын куркынычы сезоны" төшенчәсен билгеләүче һәм зуррак юридик көчкә ия булган башка норматив хокукый акт юк;

- бәхәсле норма булган РФ Хөкүмәте карары проектына Россия Юстиция министрлыгы бәяләмәсе нигезендә, коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә коррупциоген факторлар ачыкланмаган.

Юагрыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, норматив хокукый актларның бәхәсле нигезләмәләре ачык һәм билгеле булып тора, шуңа бәйле рәвештә, административ дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартыла, бу исә урманга якын жирләрнең барлык хуҗаларының кар эрегән көннән башлап, яңгырлы көзге һава килгәнчегә чаклы үз хисабына янгынга каршы минераллаштырылган полоса урнаштыру яисә чуп, коры үлән, коры-сары җыю бурычын раслый.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International