Казан табигать саклау прокуратурасының тикшерү материаллары нигезендә, Татарстан Республикасында эшләр башкарганда күлне юкка чыгару факты буенча эш кузгатылды

Казан районара табигать саклау прокуратурасы суларны саклау турында законнар үтәлешен тикшерде.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Егорьево авыл җирлегенең Кызыл Ил авылында, су законнарын бозып, законсыз җир эшләрен үткәрү вакытында 2000 кв. метрдан артык мәйданлы атамасыз күл тулысынча күмелгән, ә ул язгы ташу вакытында кар су суларын җыюны һәм читкә җибәрүне тәэмин итә һәм Мишә елгасы күтәрелгәндә авылны су басудан саклый торган булган.

Күлне тулысынча күмдерү нәтиҗәсендә, су объекты кире кайтмаслык булып юкка чыккан, һәм әйләнә-тирәлеккә зур зыян килгән.

Табигать саклау прокуратурасы юллаган материаллар буенча, РФ УПК 37 ст. 2 өлешенең 2 пункты тәртибендә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе РФ ҖК 246 ст.да каралган җинаять билгеләре (эшләр башкарганда әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгатылган.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:24

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International