ТӨБӘК ОПЕРАТОРЛАРЫНЫҢ КАТЫ КОММУНАЛЬ КАЛДЫКЛАР БЕЛӘН ЭШ ИТҮ ЭШЧӘНЛЕГЕН ҖАЙГА САЛУЧЫ ЗАКОН НИГЕЗЛӘМӘЛӘРЕНӘ АЧЫКЛЫК КЕРТЕЛДЕ

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре министрлыгының 2018 елның 18 маендагы 22270-МП/06  номерлы хаты нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә гамәлдәге законның нигезләмәләренә ачыклык кертелде, ә атап әйткәндә:

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү төбәк операторының каты коммуналь калдыкларны җыю, транспортировкалау, эшкәртү, зарарсызландыру, утильләштерү, күмү эшчәнлеген тәэмин итү астында күрсәтелгән эшчәнлекне мөстәкыйль яки каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторларын җәлеп итеп гамәлгә ашыруны аңларга кирәк.

Конкурс нигезендә төбәк операторын сайлап алу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Россия Федерациясе субъектлары  башкарма хакимиятенең тулы вәкаләтле органнары тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында” 2016 елның 5 августындагы 881 номерлы карарында билгеләнгән тәртип буенча Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең тулы вәкаләтле органы тарафыннан башкарыла.

Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре турында беркетмә конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчегә төбәк операторы статусын бирүне раслаучы документ булып тора.

Шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен чистартканда барлыкка килә торган калдыклар каты коммуналь калдыкларга карый. Димәк, аларны РФ территориясендә җыю, транспортировкалау, эшкәртү, утилизацияләү, зарарсызландыру, күмү төбәк операторы тарафыннан тәэмин ителә.

Шулай итеп, нәтиҗәдә каты коммуналь калдыклар хасил булган, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен чистарту өчен җаваплы оешмалар төбәк операторы белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзергә тиеш.

Төбәк операторы тарафыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча эшчәнлекне башлаганчы, предметы каты коммуналь калдыклар белән эш итү булган һәм элегрәк төзелгән контрактлар Россия Федераиясенең контракт системасы турында законы нигезендә гамәлдән чыгарылырга һәм, бердәнбер хезмәт күрсәтүче буларак, төбәк операторы белән каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзелергә тиеш.

Соңгы яңарту: 2018 елның 30 октябре, 20:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International