Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Фәнни-техник совет
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Конференцияләр,конкурслар,грантлар
Министрлык эшчәнлеге
Дәүләт экология күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы документлары
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Матбугат өчен белешмәләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Татарстан Республикасындагы яшел почмаклар буенча экологик гид
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
Элемтәләр
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Татарстан экологиясе” журналы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Матбугат хезмәте
Матбугат өчен белешмәләр
Яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы йомгаклары буенча брифинг
Яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы йомгаклары буенча брифинг
2013 елның 13 августы
Брифингта катнашучылар:
Артем Георгиевич Сидоров – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры
Равил Хәйдәрович Мотыйгуллин – Татарстан Республикасы буенча Җир асты байлыкларыннан файдалану идарәсе башлыгы
Марат Фаикович Мәһдиев – “Татнефть” ААҖ Татарстан геологик эзләнүләр идарәсенең экология һәм гидрогеология буенча башлыгы урынбасары, “Россия Геологик Җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе рәисе
1 – 10 август көннәрендә Казанда киң күләмле чара – Яшь геологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы булып узды. Ул ике елга бер тапкыр Россия Федерациясенең төрле субъектларында үткәрелә. 2013 елда, Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы җитәкчесе Александр Попов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча, олимпиада Казанда үткәрелде. Быел анда Россия Федерациясенең 31 субъектыннан 40 команда катнашты (Алтай краеннан, Архангельск өлкәсеннән, Амур өлкәсеннән, Башкортстаннан, Бурятиядән, Воронеж, Иркутск, Калининград, Кемерево, Киров өлкәләреннән, Краснодар, Красноярск крайларыннан, Липецк, Магадан өлкәләреннән, Мәскәүдән, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Пермь, Диңгез буе крайларыннан, Ростов, Самар, Свердлов өлкәләреннән, Татарстаннан, Томск, Тула, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Чуашстаннан, Ярославль өлкәсеннән); кайбер регионнар икешәр команда җибәрде, Казахстаннан һәм Украинадан да икешәр команда, ә Үзбәкстаннан һәм Таҗикстаннан берәр команда килде.
Яшь геологлар олимпиадасы “Кояшлы” һәм “Аръяк” балалар савыктыру лагерьлары базасында үткәрелде. Олимпиадада катнашучылар шунда урнаштырылды, яшәде һәм тукланды. Беренче чиратта лагерьлар территориясендә куркынычсызлыкка игътибар ителде, тәүлек буе каравыл тотылды. Олимпиада үткәрелгән бөтен вакытта лагерьлар базасында медиклар эшләде. Геологик ярышлар һәм конкурслар үткәрелгән бөтен территория санитар-эпидемиологик эшкәртелде. Катнашучылар автобусларда йөргәндә аларны ГИБДД инспекторлары озата барды. Шулай ук “Кояшлы” һәм “Аръяк” лагерьларында WI-FI зоналары оештырылды, кирәкле белешмәләрне үзәктән тапшыру өчен цифрлы таблолар урнаштырылды.
Олимпиада үткәрелгән көннәрдә геологик ярышлар, конкурслар һәм мәдәни чаралар оештырылды (шул исәптән “Геологик маршрут”, “Геологик кисем”, “Палеонтология”, “Минералогия һәм петрография”, “Гидрология”, “Радиометрия”, “Шлих сынау”, “Техник куркынычсызлык нигезләре”, “Кыр станы оештыру”, “Геологик хисап”, “Геологик һәйкәлнең тасвиры” һәм башкалар). Мәктәп балаларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экогеология, структур геология, тарихи һәм инженерлык географиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе буенча теоретик һәм практик белемнәре тикшерелде.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарны алдылар:
1 урын – Мария Махмутина, “Яшь геологлар партиясе” командасы, Пермь шәһәре
2 урын – Мария Шилова, Мәскәү дәүләт университетының Геология мәктәбе
3 урын – Юлия Пуговкина, Томск шәһәре җыелма командасы
Команда ярышларында беренчелекне алдылар:
1 урын – Пермь краеның җыелма командасы
2 урын – Томск өлкәсенең җыелма командасы
3 урын – “Яшь геологлар партиясе №1”, Пермь шәһәре.
Яшь геологларның X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы Төмән шәһәрендә 2015 елда үткәреләчәк.
Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы патриотизм, туган якка мәхәббәт, Россиянең табигатенә һәм минераль байлыкларына сак караш тәрбияләү, шулай ук геология буенча квалификацияле кадрлар әзерләү максатыннан үткәрелә.
Геолог һөнәре үзе үк универсаль, геологик эшчәнлек белән бәйле барлык җитештерү тармакларында да кирәкле һөнәр булып тора. Казан университетын тәмамлаган геологларны файдалы казылмалар чыгару һәм геологик эзләнүләр белән шөгыльләнүче Россия һәм чит ил компанияләренә бик теләп чакыралар һәм хөрмәт итәләр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте
Соңгы яңарту: 2018 елның 17 ноябре, 23:14
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз