Закон нигезендә хайваннар белән кешелекле эш итү бурычлары билгеләнде

“Хайваннар белән җаваплы төстә эш итү һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында”  27.12.2018 ел, N 498-ФЗ Федераль закон нигезендә, хайваннар белән кешелекле төстә эш итү бурычлары билгеләнгән.

Законда бу җәһәттән тиешле төшенчәләр аңлатылган, анда хайваннар белән эш итү өлкәсендә федераль дәүләт хакимияте органнары, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре, җирле үзидарә органнары вәкаләтләре һәм хокуклары билгеләнә, хайваннарны тоту һәм алардан файдалануга бәйле таләпләр җайга салына, хуҗасыз хайваннар белән эш итү эшчәнлегенә карата таләпләр билгеләнә.

Закон нигезендә, хайваннар белән эш итү, шул исәптән аларны карап тоту-тәрбияләүне, алардан файдалануны (куллану) кертеп, аларның тормышы һәм сәламәтлегенә йогынты ясардай гамәлләрне үз эченә ала.

Теге яки бу хайван белән рәхимсез төстә эш итү хайванның һәлак булуына китергән яки китерердәй мөнәсәбәтне, яки хайванны имгәтүне яисә сәламәтлегенә башкача зыян китерүне (хайванны җәфалауны, шул исәптән ашатмыйча, эчертмичә, кыйнап, башка гамәлләр белән), аны тотуга карата  таләпләрне бозуны (хайван сәламәтлегенә зыян салу белән төгәлләнгән), яисә  хуҗасының, мөмкинлек була торып та, тормышы яки сәламәтлегенә куркыныч янаган хайванга ярдәм кулы сузмауны күздә тота.

Хуҗаларының хайваннарны тотуга карата гомуми таләпләргә керә:

· хайваннарны тиешенчә карау-тәрбияләү;

· хайваннарга ветеринария ярдәмен үзвакытында күрсәтүне һәм мәҗбүри профилактика ветеринария чараларын үзвакытында хәл кылуны тәэмин итү;

· хайваннарның кирәкмәс токым калдыруын кисәтү чараларын күрү;

· тикшерүләр үткәрелгәндә хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелек органнарының вазыйфаи затлары таләбе нигезендә карап тоту урыны буенча хайваннарны күрсәтү;

· биологик калдыклар белән РФ законы нигезендә эш итүне хәл кылу.

Хайванга милек хокукыннан баш тарту яки аны алга таба асрау мөмкинлеге булмаганда, хайван хуҗасының аны карап тоту шартларын тәэмин итәрдәй яңа хуҗасына яки хайваннар өчен приютка тапшырырга тиешлеге күздә тотыла.

Хайваннар белән эш иткәндә рөхсәт ителми:

·хайванга түзеп тора алмаслык авырту китерердәй ветеринария максатындагы ветеринария процедураларын һәм башка процедураларны   авыртуны сиздерми торган дару препаратларыннан башка гына үткәрү;

· хайваннарны (хезмәт өчен файдаланыла торганнарыннан тыш) башка хайваннарга  карата өстерү-котырту;

· хайваннар хуҗаларының хайванны приютка урнаштырганчы яки хайванны үзләреннән законлы башка ысул белән тартып алганчы, аларның хайванны карап тоту бурычларын үтәүдән баш тартуы;

· хайваннар белән махсус күздә тотылмаган урыннарда сәүдә итү;

· хайваннарның сугышуларын оештыру һәм үткәрү;

· хайваннарга җәрәхәтләнүгә яки имгәнүгә, һәлак булуга китерердәй тамашалар оештыру һәм үткәрү;

· ерткыч хайваннарга халык өчен ачык урыннарда башка тере хайваннар ашату, РФ Хөкүмәте карарында билгеләнгәнчә, хайваннардан мәдәни-тамаша максатында файдалануга һәм аларны карап тотуга карата куелган таләпләрдә күздә тотылган очраклардан тыш.

Йорт хайваннарын асраганда, хуҗаларына хайваннарга карата гомуми таләпләрне, шулай ук йорт хайваннары тотыла торган күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәргә кирәк.

Йорт хайваннарыннан эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланырга рөхсәт ителми, РФ Хөкүмәтендә билгеләнгән очраклардан тыш.

Йорт хайваннарын асрау урыннарында хайваннарның чик саны хуҗасының хайваннарга ветеринария-санитария нормалары һәм кагыйдәләренә туры килердәй шартлар белән тәэмин итә алу мөмкинлегеннән чыгып, шулай ук санитария-эпидемиология кагыйдәләре һәм нормативларыннан чыгып билгеләнә.

Йорт хайваннарын һава суларга урамга алып чыгу гражданнарның, хайваннарның иминлеген, физик һәм юридик затлар милкенең сакланылышын мәҗбүри тәэмин итү шартларыннан чыгып хәл ителергә тиеш. Йорт хайваны белән урамда йөргәндә түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:

- автомобиль юлы аша чыкканда, күп фатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдаланудагы бүлмәләрендә, мондый йортларның ишегалларында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында хайванның үз иркендә, ничек теләсә, шулай хәрәкәтләнү- йөрү мөмкинлеген булдырмаска;

 - гомуми файдаланудагы урыннарда һәм территорияләрдә хайванның тормыш эшчәнлеге продуктларын җыештыруны тәэмин итәргә;

- хайванны җирле үзидарә органы тарафыннан хайваннар белән йөрү өчен рөхсәт ителгән урыннарда гына йөртергә.

Нинди һәм кайсы урынга алып чыгуга бәйсез рәвештә, хәтәр эт белән муенчаксыз һәм чылбырсыз-баусыз йөрү тыела, хәтәр этнең хуҗасы милкендәге яки закон нигезендә башкача хокукка ия булган әйләндереп алынган территориядә йөрү-булу очракларыннан тыш.  Биредә мондый этнең булуы турында бу территориягә керү урынында кисәтү язуы урнаштырылырга тиеш. Хәтәр этләр исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана.

Закон нигезендә, шул исәптән, хайваннар өчен приютлар хуҗаларының бурычлары да билгеләнә.

Хайваннар өчен приютларның моның өчен махсус билгеләнгән биналарда, корылмаларда урнаштырылырга тиешлеге каралган. Приютлар дәүләти, муниципаль, шулай ук хосусый булырга, ә аларның хуҗалары булып хосусый эшмәкәрләр яки юридик затлар торырга мөмкин.

Хайваннар приютлары хуҗалары һәм аларның вәкаләтлеләре, шул исәптән, түбәндәгеләргә бурычлы:

- хайваннар приютларга алынганнан соң ун көн эчендә аларны тикшерүгә, мәҗбүри карантин, котырыну авыруына, кеше һәм хайваннар өчен куркыныч белән янардай башка авыруларга каршы вакцинация үткәрүгә;

- хайваннарны учетка алуны, салдырып алына һәм алынмый торган тамгалар белән  белән тамгалауны хәл итүгә;

- приютларга кабул итеп алынган хуҗасыз хайваннарны стерилизацияләүне хәл итүгә;

-  приютларга кабул итеп алынган хуҗасыз хайваннарны һәм хуҗасы милек хокукыннан баш тарткан хайваннарны мондый хайваннар табигый үлем белән үлгәнче яки мондый хайваннарны элеккеге яшәү урыннарына кире кайтарганчы яисә мондый хайваннарны яңа хуҗаларына тапшырганчы карап тотуга;

- хайваннарның приютларга кабул итеп алу һәм приютлардан алып китүнең  документлар нигезендә расланган исәбен алып барырга.

Приютка кабул ителгән һәр хайван турында мәгълүматлар (фотосурәте, кыскача тасвирламасы, табу датасы һәм урыны һәм башка өстәмә мәгълүматлар) хайваннар өчен приют хезмәткәрләре тарафыннан “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәренә хайван приютка кабул ителгәннән соң дүрт көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла.

Приютлардагы хайваннарны үтерү тыела, ветеринария белгече  хайванның түзеп тора алмаслык дәрәҗәдә авыртуга китергән дәвалап булмый торган каты чирдән яки хайванның каты җәрәхәтләнүнең дәвалап булмый торган аянычлы нәтиҗәсеннән интегүен дөрес һәм төгәл итеп билгеләгәндә, хайваннарның гомерен өзү зарурилыгы очракларыннан тыш. Бу җәһәттән тиешле процедура ветеринария белгече тарафыннан авыртуны сиздермәслек дәрәҗәдә тиз үлемне гарантияләгән кешелекле ысуллар нигезендә хәл ителә.

Закон нигезендә шулай ук хайваннарны тотканда мәҗбүри үтәлергә тиешле таләпләр билгеләнгән, болар:

· салдырып алына яки юып алына торган тамгаларга ия булган стерилизацияләнгән хуҗасыз хайваннарны тотарга ярамый, башка хайваннарга яки кешегә карата нигезсез ташланырга әзер торган хайваннардан тыш;

· муенчакларында яки башка әйберләрендә үзләренең хуҗалары турында мәгълүматлар урын алган хайваннар хуҗаларына тапшырыла;

· хайваннарның имгәнүенә, җәрәхәтләнүенә яки һәлак булуына китерердәй матдәләр, дарулар, ысуллар,  техник җайланмалар кулланырга ярамый;

· хуҗасыз хайваннарны тотучы хосусый эшмәкәрләр һәм юридик затлар хайваннарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирә;

·  хуҗасыз хайваннарны тотучы хосусый эшмәкәрләр һәм юридик затлар тоту процессын видеотасмага яздыруга һәм РФ субъекты башкарма хакимияте вәкаләтле органының таләбе буенча әлеге видеоязма күчермәсен бушлай бирүгә бурычлы;

·  хуҗасыз хайваннарны тотуны балаларның күз алдында хәл итәргә ярамый, хайваннарның иҗтимагый иминлеккә яннау очрагыннан тыш;

 · хуҗасыз хайваннарны элеккеге яшәү урыннарына кире кайтарганда, кире кайтаруны хәл кылучы хосусый эшмәкәрләр һәм юридик затлар кире кайтару процессын видеотасмага яздырып алуга һәм РФ субъекты башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы таләбе белән әлеге видеоязманың күчермәсен бушлай тапшыруга бурычлы.

Законда, уставлары нигезендә, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка коммерциясез оешмалар, шулай ук иҗтимагый инспекторлар сыйфатында гражданнар тарафыннан үткәрелә торган, хайваннар белән эш итү өлкәсендә иҗтимагый контрольлекне хәл кылу күздә тотыла. Хайваннар белән эш итү өлкәсендәге иҗтимагый инспекторларга дәүләт күзәтчелеге органнары тарафыннан тиешле таныклыклар бирелә.

Иҗтимагый инспектор хокуклы:

1.        хайваннар белән эш итү өлкәсендә тиешле таләпләрне бозуларны теркәп баруга, шул исәптән фотосурәткә төшерү һәм видеотасмага яздыру нигезендә;

2.          дәүләт күзәтчелеге органнарына хайваннар белән эш итү өлкәсендә РФ законы һәм башка норматив-хокукый актлар таләпләрен бозуларны кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калуга ярдәм итүгә;

3.      иҗтимагый контрольлекне хәл кылу нәтиҗәләре буенча йомгаклау документын әзерләп, аны Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, дәүләти һәм муниципаль оешмаларга, федераль законнар нигезендә кайбер гавами вәкаләтләрне хәл кылучы башка органнарга һәм оешмаларга җибәрүгә.

Хайваннар белән эш итү өлкәсендә иҗтимагый контрольлекне хәл кылганда иҗтимагый инспекторлар тарафыннан фотосурәткә төшерү, видеотасмага яздыруга, шулай ук тавыш яздыру чараларын (аудиоязмалар) куллануга карата чикләүләр билгеләү тыела.

 Хайваннар белән эш итү өлкәсендә иҗтимагый инспекторларга хайваннар приюты территориясенә һәм аның бүлмәләренә керү-чыгу тәэмин ителергә тиеш. 

Бу Федераль закон рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә, үз көченә керү өчен башка срок билгеләнгән нигезләмәләреннән тыш.

Асрау-карап тоту тыелган хайваннар исемлегенә кертелгән, әмма 2020 елның 1 гыйнварына кадәр сатып алынган хайваннарны табигый үлеменә кадәр хуҗаларының асравында тоту каралган.

Зоопаркларда, зообакчаларда, циркларда, зоотеатрларда, дельфинарийларда, океанариумнарда хайваннарны асрау-карап тоту һәм алардан файдалану эшчәнлеген алып баручы юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр 2022 елның 1 гыйнварына кадәр мондый эшчәнлекне хәл кылуга лицензия алуга бурычлы. 2022 елның 1 гыйнварыннан соң лицензиясез генә әлеге эшчәнлекне хәл кылу рөхсәт ителми.

Соңгы яңарту: 24 гыйнвар 2019, 9:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования