Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 5 мартындагы 228 номерлы карары үз көченә керде, анда Ышаныч югалтуга бәйле рәвештә эштән куылган затлар реестры турында нигезләмә расланган.

v
Карарда реестрга белешмәләрне кертү һәм төшереп калдыру тәртибе, шулай ук аны алып бару һәм дәүләт хезмәте өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасында урнаштыру тәртибе билгеләнә.  
Реестрны алып бару Россия Федерациясе Президенты Аппаратының кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә вәкаләтләр үтәлешен тәэмин итү аның эшчәнлек өлкәсенә карый торган вәкаләтле бүлекчәсенә йөкләнгән.
Әлеге реестр "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә дәүләт хезмәте өлкәсендәге дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган. Реестр белән https://gossluzhba.gov.ru/reestr/ сылтамаcs буенча танышырга була.
Дәүләт хезмәте өлкәсендәге дәүләт мәгълүмат системасында коррупциячел хокук бозуларны кылган өчен ышаныч югалтуга бәйле рәвештә эштән куылу рәвешендә җәза кулланылуы турында белешмәләр урнаштыру 01.07.2017 №132-ФЗ федераль законда каралган, аның нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 17 ноябре, 20:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International