"Әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү буенча эшләр оештыру кагыйдәләрен раслау турында" 2018 елның 4 маендагы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары үз көченә керде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлатканча, "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында" 2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ санлы федераль законның 80.2 статьясы нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү буенча эшләрне Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары башкара.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән билгеләнгән һәм үз көченә кергән Кагыйдәләр белән әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыянны бетерү буенча эшләрне үткәрү тәртибенә карата таләпләр билгеләнгән.
Эшләрнең тиешле дәүләт реестрына кертелгән, әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларында үткәрелүе каралган, алар түбәндәгеләрне үз эченә ала: объектта кирәкле тикшерүләрне, шул исәптән инженерлык эзләнүләрен үткәрүне; проектны эшләү, килештерү һәм раслауны; эшләр башкаруны һәм алар үтәлешен тикшереп торуны.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International