Татарстанда “Чисталык дәресе” булачак

16 гыйнварда Татарстан муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмаларында Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган “Чисталык дәресе” республика экологик агарту акциясе үткәрелә. 200 мәктәптә дәресләрне Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы белгечләре алып барачак. Акция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

 “Чисталык дәресе”ндә катнашучылар – 2-11 класс укучылары.

Республикабызда дүртенче елын үткәрелә торган “Чисталык дәресе”нең төп бурычлары булып яшь буынның экологик белемнәре кимәлен күтәрү, мәктәп балаларыңда туган як табигатенә сак мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү тора.

 Журналистларны 11 сәг. 15 минутка 86нчы мәктәпкә чакырабыз (Даурия ур. 26). Аккредитация 267-68-59 яки 267-68-11 телефоннары буенча.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования