Татарстанда прокуратура кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә оешма Шушма елгасына агызыла торган агынтыларны норматив чистартуны тәэмин итте

Казан районара табигать саклау прокуратурасы юынтыларны агызганда су объектларын саклау турындагы законнар үтәлешен тикшерде.

Республиканың Балтач районында су белән тәэмин итүне һәм ташландык сулар агызуны гамәлгә ашыручы "Балтач МПП ЖКХ" акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге барышында пычраткыч матдәләр концентрациясе нормативларыннан артып, агынтылар Шушма елгасына эләгә дип билгеләнде. Законда каралган экологик документлар юк.

Су объектларын саклауга карата таләпләрне бозган өчен, предприятиенең җаваплы вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше (су объектларын саклау кагыйдәләрен бозу), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.14 ст. 1 өлеше (судан файдалану кагыйдәләрен бозу) буенча административ җаваплылыкка тартылды. Штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Ачыкланган закон бозуларны бетерү максатында табигать саклау прокуроры тарафыннан күрсәтмә бирелде.

Закон бозу очракларының вакытында бетерелмәгән булуына бәйле рәвештә, табигать саклау прокуроры, юынты суларны су объектына ташлаганда табигатьне саклау законнарын үтәүне тәэмин итүне таләп итеп, судка мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Балтач район суды карары белән прокуратура таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Суд карарын үтәү өчен оешма елгага агызыла торган юынтыларны норматив чистартуны тәэмин иткән, бу эшкә 250 мең сумнан артык акча сарыф ителгән, матдәләр һәм микроорганизмнар агызуның рөхсәт ителгән нормативлары эшләнгән, кирәкле экологик документлар алынган.

Соңгы яңарту: 7 май 2019, 21:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования