294-ФЗ санлы Федераль законның 26.1 ст. нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр кече эшкуарлык субъектларына караган юридик затлар, шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр үткәрелми

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ санлы Федераль законның 26.1 ст. нигезендә, 2016 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр кече эшкуарлык субъектларына караган юридик затлар, шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр үткәрелми.

Законның әлеге нигезләмәләрен үтәү максатыннан, 2015 елның 26 ноябрендәге 1268 санлы Россия Федерациясе карары белән юридик затка, шәхси эшкуарга карата тикшерүне тикшерүләр үткәрүнең еллык планыннан чыгару турында гариза бирү һәм карау кагыйдәләре расланган.

Хәзер кече эшкуарлык субъектларына караган юридик затлар, шәхси эшкуарлар дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек органнарына Кагыйдәләрдә билгеләнгән формада аларны тикшерүләрнең еллык планыннан чыгару турында гариза  бирә ала.

Моның өчен мөрәҗәгать итүчегә тиешле документларны кушып, "кече эшкуарлык субъекты" статусын раслау да җитә.
Гариза һәм аңа кушымта итеп бирелгән документлар еллык планны раслаган дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек органнарына кәгазьдә яки электрон документ рәвешендә юллана. Гариза буенча карар 10 эш көне дәвамында кабул ителә һәм 3 эш көне дәвамында ул мөрәҗәгать итүчегә җибәрелә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 11:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International