Татарстан Республикасында суд табигатьне саклау прокуроры таләпләрен канәгатьләндергән һәм җирле үзидарә органына ташландык суларны нормативта каралганча чистартуны йөкләгән

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе шәһәр җирлеге чистарту корылмаларыннан ташландык суларны агызганда су объектларын саклау турында законның үтәлешенә тикшерү үткәргән.

 Җирлекнең башкарма комитеты тарафыннан

Куйбышев сусаклагычына (Идел елгасы) агып торучы ташландык суларны нормативта каралганча чистартуның тәэмин ителмәве билгеләнгән, чистарту корылмаларыннан файдаланучы оешма да билгеләнмәгән.

Ташландык су пробаларына химик анализ нәтиҗәләре беркетмәләре нигезендә, амоний-ион, фосфат-ион, фенол, тимер, цинк һәм марганец күләменең рөхсәт ителгән чик күләмнәрдән күп тапкырга артып китүе ачыкланган.

Табигатьне саклау прокуроры, закон бозуларны юкка чыгару максатыннан, җирле үзидарә органына ташландык суларны нормативта каралганча чистартуны тәэмин итүне йөкләү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.

Суд прокуратура таләпләрен тулы күләмендә канәгатьләндергән. Суд карарларын башкару – прокуратура контрольлегендә.

Соңгы яңарту: 15 март 2019, 19:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования