Татарстан Республикасында суд табигать саклау прокуроры таләбе белән килеште һәм җирле үзидарә органына калдыкларны җыюны һәм чыгаруны йөкләде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнары үтәлешен тикшерү барышында Казан шәһәре җирле үзидарә органы эшчәнлегендә җитешсезлекләр булуын ачыклады.
Билгеләнгәнчә, шәһәрнең Киров районы территориясендә милекчесе һәм тәңгәлләштерү номеры булмаган йөзү җайланмасы бар, ә атап әйткәндә: Казансу елгасының уң як ярында 2,0 км аралыктагы җирдә снаряд корпусының калдыклары аунап ята.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, әлеге судно, шактый деформация алуга, комплектлары югалуга һәм җимерелүгә бәйле рәвештә, үзеннән файдалану мөмкинлеген югалткан, аны вазыйфаи билгеләнеше буенча кулланып булмый, шуңа бәйле рәвештә ул калдык булып тора һәм Куйбышев сусаклагычы (Идел елгасы) акваториясен пычрата.
Законнар бозылуны бетерү, гражданнарның уңайлы һәм куркынычсыз әйләнә-тирә мохиткә хокукларын саклау максатында табигать саклау прокуроры җирле үзидарә органына калдыкларны – җирдәге снаряд калдыкларын җыю һәм чыгару эшен оештыруны йөкләү таләбе белән судка мөрәҗәгать итте.
Прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.

Соңгы яңарту: 21 май 2019, 19:29

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования