Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуратурасы ташландык суларны әйләнә-тирә мохиткә агызганда закон бозу факты буенча чаралар күрде

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы ташландык суларны агызганда әйләнә-тирә мохитне саклау турында законның үтәлешенә тикшерү үткәрде.

Яшел Үзән муниципаль районы Әйшә бистәсе чистарту станциясенең эшләмәве билгеләнде. Торак йортлардан агызылган ташландык суларның, чистарту станциясенә алынмаган килеш, чистартылмыйча гына җиргә җыелып ятуы мәгълүм булды.

Чистарту станциясенә хезмәт күрсәтүче оешманың юклыгы билгеләнде. Районара табигатьне саклау прокуроры, закон бозуларны юкка чыгару максатыннан, җирле үзидарә органы җитәкчесе исеменә  күрсәтмә чыгарды.

Закон бозуның үзвакытында юкка чыгарылмавына бәйле рәвештә, табигатьне саклау прокуроры дәгъва белән судка мөрәҗәгать итте.

Яшел Үзән шәһәр суды карары белән җирле үзидарә органына чистартылмаган суларны әйләнә-тирә мохиткә агызуны туктату бурычы йөкләнде.

Закон бозуларны юкка чыгару – табигатьне саклау прокуратурасы контрольлегендә.

Соңгы яңарту: 24 гыйнвар 2019, 9:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования