Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча оешмалар агызыла торган пычрак суларны норматив нигезендә чистартуны тәэмин итәргә бурычлы

Казан районара табигать саклау прокуратурасы пычрак сулар агызганда, су объектларын саклау турында законның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, “Балтач МПП ТКХ” АҖ, “Минзәлә районы коммуналь чәлтәрләре” АҖ торак-коммуналь өлкәсендәге оешмалары тарафыннан елгаларга, пычратучы матдәләр концентрациясе нормативларын арттырып, шулай ук рөхсәт кәгазеннән башка пычрак су агызыла.

Табигатьне саклау прокуроры, тәртип бозуларны туктату максатыннан, агызыла торган пычрак суларны норматив нигезендә чистартуны тәэмин итү, тиешле рөхсәт документациясен эшләү һәм алу таләбе белән судка мөрәҗәгать итте.

Прокуратураның таләпләре суд тарафыннан тулы күләмдә канәгатьләндерелде. Суд карары үтәлешен контрольдә тоту прокуратура карамагында.

Соңгы яңарту: 30 октябрь 2018, 20:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования