Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертелде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлатканча, "Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 18 апрелендәге 77-ФЗ санлы федераль закон нигезендә, җыелуы һәм әзерләнүе Россия Федерациясе Урман кодексының 32 һәм 33 статьялары белән җайга салына торган агач булмаган урман ресурсларына хәзер коры-сары да керә.

Кертелгән үзгәреш агач кәүсәләре калдыкларын, ботакларны һәм урман ресурслары коры-сарысы булган башка нәрсәләрне эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда да, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен дә әзерләү һәм җыюны рөхсәт итә.

Федераль закон 2019 елның 1 гыйнварында үз көченә керә.

"Коры-сары"(валежник) нәрсә ул?

"Коры-сары" төшенчәсе - ул төрле табигый сәбәпләр (давыл, кар басу, буран һ.б.лар) аркасында җиргә төшкән, коры һәм череп ятучы агач кәүсәләре, ботаклар һәм башка өлешләре, шулай ук куаклар һәм аларның өлешләре. Бу төшенчәгә тамырыннан корыган агачларны да кертәләр.

Гражданнар өчен нәрсә үзгәрәчәк?

Коры-сарыны ирекле җыю турында закон гражданнарга әлеге ресурсны, нинди булса рөхсәтләр алу һәм ниндидер гражданлык шартнамәләрен төзүдән башка, түләүсез җыярга рөхсәт итте. Шул ук вакытта гражданнар җаваплылыкка тартылудан курыкмаска мөмкин.

Соңгы яңарту: 19 ноябрь 2018, 9:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования