ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2012 елгы эшләренә йомгаклар һәм 2013 елга бурычлар турында” коллегия утырышы була

 

ПРЕСС-РЕЛИЗ

12 февральдә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2012 елгы эш йомгаклары һәм 2013 елга бурычлары” дип аталган утырышы була, аңа Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Сидоров Артем Георгиевич рәислек итәчәк.

Коллегиядә катнашалар:

Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы

– Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Донской Сергей Ефимович

– Су ресурслары Федераль агентлыгы җитәкчесе Селиверстова Марина Валерьевна

Идел Регионара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Солдатова Вера Анатольевна

– Мәскәү ш. Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаменты җитәкчесе Кульбачевский Антон Олегович

– “Шәһәр экологиясе фәнни-тикшеренү һәм проект-эзләнү институты” ЯАҖ директоры, “Территорияләрне комплекслы үстерү институты” ҖЧҖ директоры Курбатова Анна Сергеевна (Мәскәү ш.)

– Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре

– Татарстан Республикасы министрлыклары җитәкчеләре

– Федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча җитәкчеләре

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе әгъзалары

– Прокуратура вәкилләре

Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып, иң яхшы технологияләрне генә кулланышка алып, үз җитештерүләрен тирән модернизацияләүгә күчте. Ул үзенең экономик күрсәткечләрен планлы төстә күтәрә һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны тотрыклы киметә бара. Республикада тормышка ашырыла торган дәүләти экологик политика сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Татарстанның Экологик кластеры – шул эшнең нәтиҗәсе. Кластерның иң мөһим буыннары – республиканың эре индустрия предприятиеләре: “Татнефть” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ, “ТАИФ-НК” ААҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ һәм башка күпләр. Территорияләрнең санитар-экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүче муниципаль берәмлекләр, ТР Фәннәр Академиясе, Экологик проблемалар һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты, вузлар, мәктәпләр, мәктәпкәчә тәрбия оешмалары һәм экологик җәмәгать берләшмәләре дә үз урыннарын биләп торалар. Уртак эшчәнлек аркылы 2012 елда атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр ташлау 4.9 мең тоннага (2%), юынты сулар белән өске сулык объектларына пычраткыч матдәләр агызу 7 мең тоннага (8.5%) киметелде. Табигать саклау чараларына юнәлтелгән инвестицияләр күләме 2 млрд сумнан күбрәк булды. 2012 ел эчендә Министрлыкның территориаль идарәләренең, дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясенең инспекторлары 1746 предприятиедә, оешмада һәм табигый объектта 6960 тикшерү үткәрделәр (2011 елда 5458 һәм 2407 булган иде). 5862 бозыш ачыкланып, шуларның 4736сы бетерелде. Тулаем 27.2 млн сумлык штрафлар салынды (2011 елда 22.2 млн сум иде). Экология министрлыгының аналитик лабораторияләре 2012 елда әйләнә-тирәлек объектларыннан 34 189 проба алдылар, бу 2011 елда алынган пробалар саныннан икеләтә артык. 61 128 анализ ясалды, бу 2011 елгы анализлар саныннан 1.8 тапкыр артык.

 

Саф һава

ТР буенча атмосфера һавасы параметрлары 13 стационар һәм 3 күчмә экологик лабораториядән торган, приборлар комплексы белән җиһазлаган автоматик контроль станцияләре челтәренең даими күзәтчелеге астында тотыла.

Казанда пычраткыч ташлауларга визуаль контроль шәһәрнең промзоналарына юнәлтелгән махсус камералар ярдәмендә тәүлек әйләнә режимда башкарыла.

Аерата игътибар автотранспорттан пычрануларга бирелә. Татарстанда автомобильләрнең тулай саны 970 меңнән артык, алар атмосферага зарарлы ташлауларның 52%ын бирәләр. Шуңа бәйле рәвештә ГИБДД идарәсе белән берлектә ел саен “Саф һава” операциясе үткәрелә. 2012 ел эчендә инспекторлар 6 меңләп автомашинаны тикшерделәр, нәтиҗәләр буенча шуларның 1 меңнән артыгы таләпләргә яраштырылды.

 

Су ресурсларын саклау

Башкаланың су объектларында, шул исәптән Урта Кабан күлендә су сыйфатына комплекслы мониторинг башкарыла, күлләрнең бөтен системасында ярлар тикшерелде, аларны чистарту чаралары билгеләнде. Төзелә торган стадион районында Казансу елгасы ярларын, Урта Кабан күле ярларын ныгыту эшләре проекты Су ресурсларының Федераль агентлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу яңа спорт объектлары төзүнең ничек итеп экологик хәлне яхшырта алуына ачык мисал булып тора.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларындагы суның торышына мониторинг “Фламинго” судносына урнаштырылган “Волга-М” табигать саклау комплексы белән башкарыла. Бу комплекста суның төп параметрларын өзлексез үлчи торган батырмалы датчиклар системасы бар. Судно су өстендәге нефть продуктларын дистанцион төстә табарга, шулай ук су төбен һәм пычранган су катламнарын тикшерергә сәләтле. Маршрутларының тулай озынлыгы 2 000 километрдан артык. Навигация чорында бу йөзмә лаборатория су составын 1 млн тапкырлап үлчи.

Пробаларның бер өлеше җентеклерәк анализ өчен махсус стационар лабораториягә озатыла.

Соңгы берничә елгы лаборатор белешмәләрдән күренгәнчә, республикада өслек суларының пычрануы тотрыклана һәм инде яхшыра да башлаган.

 

Җир асты байлыкларыннан һәм судан файдалану

Министрлыкның җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге мөһим эшчәнлек юнәлешләре булып минераль чимал базасын геологик өйрәнү, яңадан торгызу һәм файдалану белән дәүләти идарә итү, куркынычлы геологик процесслардан зыянны киметү, дәүләти лицензияләү системасын эшләтү тора.

Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның үз чаралары исәбенә үткәрелгән геологик тикшеренү эшләре нәтиҗәсендә киң таралган файдалы казылма хәзинәләре суммар күләмдә 76.5 млн куб.м.га арттырылды. Җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы бирү кысаларында 51 лицензия рәсмиләштерелде.

Судан файдалануны көйләү, республиканың халкын һәм экономик объектларын су белән өзлексез тәэмин итү, суднолар йөреше тирәнлеген гарантияле тоту Татарстан Республикасы өчен чиктән тыш мөһим бурычлар булып тора.

Су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Татарстан Республикасына Россия Федерациясеннән бирелгән аерым вәкаләтләрне тормышка ашыру кысаларында, Дәүләти су реестрында 23 судан файдалану килешүе теркәлгән.

 

«Экологик белем бирү һәм тәрбия»

Яшь буынга экологик белем бирүгә республикада аеруча игътибар ителә. Ул өзлексез экологик белем бирү системасы аркылы тормышка ашырыла, аңа исә 90 меңнән артык баланы үз эченә алучы 400дән артык балалар бакчасы, 50 мәктәп һәм лицей, йөзләрчә экологик лагерь һәм үзәк керә.

Республика мәктәпләрендә экологик дәресләр үткәрү аеруча роль уйный. Мәсәлән, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә май һәм сентябрь айларында зур күләмле “Бердәм экологик дәрес” һәм “Чисталык дәресе” бөтенреспублика акцияләре үткәрелде. “Чисталык дәресе” республиканың барлык мәктәпләрендә, ягъни 1700 чамасы мәгариф оешмасында булып узды, анда депутатлар да, төрле тармак хезмәткәрләре дә, экологлар да катнашты.

Белем бирү акцияләреннән тыш, бүтән төрлеләре дә үткәрелде. “Яшел рекорд” акциясе аеруча күренекле, бөтен республикага үрнәкле булды. Предприятиеләр һәм җәмәгатьчелек көче белән 50 меңнән артык агач утыртылды. “Атадан улга” акциясе кысаларында да Татарстанның бала табу йортлары һәм балалар больницалары территорияләрендә яшь ата-аналар меңнәрчә агач һәм куак үсентесе утырттылар.

Казанның Өйләнешүчеләр Паркында, Министрлык патронажы белән, “Кока-Кола Хэлленик”, “Яшел парк”, “Блогер чүп-чарга каршы” һәм башка күп кенә иҗтимагый яшьләр оешмаларын берләштергән бер акция булып узды. Нәтиҗәдә парк чүп-чардан чистартылды һәм анда 50 өр-яңа эскәмия, урналар куелды.

Россия Федерациясендә Әйләнә-тирәлекне саклау елы дип игълан ителгән 2013 елга кергәндә, Министрлык яшьләрнең “Саф караш” дигән 1нче Бөтенроссия социаль экологик реклама конкурсын оештырды. Бу конкурста 300дән артык иҗат коллективы һәм Россиянең күп кенә регионнарыннан балалар катнашты.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования